Минимальный размер оплаты труда с 1 января 2019 года
11.01.2019
Федеральным законом от 25 декабря 2018 года № 481-ФЗ минимальный размер оплаты труда с 1 января 2019 года установлен в сумме 11280 рублей. Работодатели должны обеспечить начисление месячной заработной платы (подразумеваются все ее составные части в сумме: оклад, тарифная ставка, премии, доплаты и т.д.) работникам, полностью отработавшим норму рабочего времени и выполнившим нормы труда (трудовые обязанности), не ниже указанного размера минимальной заработной платы. Работодатели, допустившие установление заработной платы в размере менее предусмотренного законом размера, привлекаются к административной ответственности в соответствии со статьей 5.27 Кодекса Российской Федерации об административных правонарушениях. Работник, чьи права в части исполнения законодательства о минимальном размере оплаты труда будут нарушены, вправе обратиться в Государственную инспекцию труда в Республике Татарстан и органы прокуратуры, которые осуществляют надзор и контроль за соблюдением законодательства о труде. Также восстановить свои права работник может в судебном порядке.
2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме
11.01.2019
2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме 11280 сум күләмендә билгеләнде. Эш бирүчеләр айлык хезмәт хакын исәпләгәндә (аның барлык состав өлешләре дә исәпкә алына: оклад, тариф ставкасы, премияләр, өстәмә түләүләр һәм башкалар) хезмәткәрләргә эш вакытын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән өчен күрсәтелгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булырга тиеш түгел. Закон нигезендә каралган күләмнән ким күләмдә хезмәт хакын билгеләүне рөхсәт иткән эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Хезмәткә түләүнең минималь күләме турындагы законнарны үтәү өлешендә хокуклары бозылган хезмәткәр Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясенә һәм хезмәт турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тотучы прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай ук хезмәткәр үз хокукларын суд тәртибендә яңарта ала.